Җәмгыять

4,3 процент айлык акчалата түләү сос­тавында индексацияләнде

Социаль хезмәтләр җыелмасын сайлау хокукын ел саен 1 октябрьгә кадәр билгеләргә кирәк.

(Тәтеш, 22 март, "Тәтеш таңнары").  Федераль ташламачыларның социаль хезмәт җыелмасы РФ Хөкүмәте Карары нигезендә (№ 32, 24.01.2019 елдан), 2019 елның 1 февраленнән 4,3 процент айлык акчалата түләү сос­тавында индексацияләнде. Социаль хезмәтләр җыелмасы 1 февральдән айга 1121 сум 42 тиен тәшкил итте, шул исәптән: дарулар белән тәэмин итүгә – 863 сум 75 тиен; шифаханә-курортта дәвалануга – 133 сум 62 тиен; шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрүгә, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына барып-кайтуга – 124 сум 5 тиен. 

Социаль хезмәтләр җыелмасы алырга хокукы булган федераль ташламачылар социаль хезмәтләрне табигый төрдә яки акчалата алуны сайлый алалар. Социаль хезмәтләр җыелмасын сайлау хокукын ел саен 1 октябрьгә кадәр билгеләргә кирәк.

 


Нет комментариев