Ир-егетләр безгә нәрсәләр бүләк итә соң: хатын-кызлар парфюмы, алтын-көмеш бизәнү әйберләре, кәрәзле телефон. Кайберәүләр бүләк сыйфатында савыт-саба сайлый.
(Тәтеш, 7 март, “Тәтеш таңнары").
“Тәтеш таңнары” хәбәрчеләре үзләренең эчке “тикшеренүләрен” үткәрделәр һәм нинди бүләк алу күңеллерәк икәнлеген ачыкладылар.
Гәҗитнең хатын-кызлардан торган коллективы иреннән бүләккә чәчәкләр, тәм-томнар һәм... “җаның теләгән әйберне” сатып алырга акча алырга ярата булып чыкты. Әлеге сайлау төре гадәти. Безнең укучыларыбыз шулай ук җаваплар белән гаҗәпләндермәделәр, бары тик берсенә ире эт бүләк иткән, тагын берсе иренең ерак илгә сәяхәткә алып барып шатландыруын әйтте.
Ир-егетләрдән без нәрсәләр көтәбез соң? Көн дәвамында ихлас күңелдән әйтелгән назлы һәм җылы сүзләр; тере чәчәкләр – хатын-кыз бәйрәменең иң кирәкле күренеше; нык кайгыртучанлык һәм балкып торган күзләр.
Нет комментариев