Җәмгыять

Африка чумасыннан сакланырга кирәк

Тәтешнең район ветеринария берләшмәсе Ульян өлкәсендәге Кузоватово районы Налейкинск урманчылыгының 8нче кварталы һәм Самара өлкәсендәге Кошкинск районының аучылык хуҗалыгының 87нче кварталы территорияләрендәге кабан дуңгызлары арасында африка чумасының яңа очкыннары барлыкка килү турында хәбәр итә.

(Тәтеш, 22 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Тирә-юнь мохиткә биз сыекчасы белән вирус бүлеп чыгаручы авыру хайваннар дуңгызларның африка чумасы вирусы чыганагын төп таратучылар булып тора. Кошлар, кимерүчеләр, тиредәге паразитлар вирусны үзлегеннән йоктыручылар була ала. Шәхси затларның районнардан ташыган вакытта туклану азык-төлекләре белән чир тарату очраклары берничә тапкырлар билгеләп үтелгән.

“Тәтеш районындагы шәхси секторда – шәхси ярдәмче хуҗалыкларда – 2020 елның гыйнвар башына 3855 дуңгыз асрала. Район территориясенә куркыныч чирне кертмәс һәм булган дуңгызларның баш санын саклап калыр өчен, безнең ветеринария хезмәте шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларга РФның шикләнгән субъектларыннан дуңгызларның африка чумасын алып керүгә юл куймау буенча чаралар күрергә киңәш итә”, – дип мөрәҗәгать итә районда яшәүчеләргә районның ветеринария хезмәте җитәкчесе Рәмис Гарипов. – Зоогигиена нормалары таләпләрен һәм дуңгызларны асрау кагыйдәләрен, азыкларны дуңгызлар чире буенча имин территорияләрдән сатып алуны һәм ашатыр алдыннан аларга термик эшкәртү уздыруны; дуңгызлар асрала торган урыннарга дезинфекция һәм дезинсекция (эчке паразитларга каршы эшкәртү) даими уздыруны тәэмин итү, азыкларны саклау һәм әзерләү; дуңгызларны тышкы киртәләргә чыгармыйча асрауны, шул исәптән дуңгызларны башка хайваннар белән бәйләнешкә керүгә юл куймауны тәэмин итү: (чит-ят дуңгызлар, башка хайваннар, ерткыч кошлар, җанварлар, этләр һәм мәчеләр вирус йоктыручылар була ала), дуңгызлар асрала торган урыннарга чит-ят затларны кертүне чикләү; алып кайту урыннарының иминлеген раслау­чы ветеринария белешмәсеннән башка тиешсез сәүдә урыннарыннан дуңгызларны сатып алмау кагыйдәләрен үтәү, яңадан сатып алынган дуңгызларны ветеринария хезмәте органнарында, авыл админис­трациясендә теркәү һәм дуңгызларның классик чумасына каршы һичшиксез вакцина ясауны тормышка ашыру мөһим”. 

Районның баш ветеринария табибы ветеринария белгечләре тарафыннан дуңгызларга тулысынча яхшы сыйфатлы хезмәт (чиргә каршы вакцинация үткәрергә һәм кирәкле клиник тикшерүләр белән тәэмин итәргә, терлекләрнең тән температурасын үлчәү белән вакыт-вакыт ветеринария тикшерүен тормышка ашырырга, чалу эшләрен махсус сугым пунктлары урыннарында ветеринария белгече катнашында үткәрергә) күрсәтергә өндәде.

“Хайваннарның үләксәләрен, аларны асраудан чыккан калдыкларны һәм эшкәртмәләрне чүплекләргә, юл кырыйларына ташламагыз һәм мал-туарга кыргый кабаннар яши торган урман аркылы агучы инеш һәм кечерәк елгалардагы суны эчерү өчен файдаланмагыз”, – диде районның ветеринария хезмәте җитәкчесе.   

 


Нет комментариев