Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Агымдагы елда балалар мәгълүмати технологияләрне үзләштерәчәк

Татарстанда өлкәннәр дә белемнәрен арттырачак.

(Тәтеш, 3 июнь, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда “Санлы икътисад” илкүләм проектын тормышка ашыру 55 Яндекс-Лицей һәм 65 IT-сыйныф ачу, агымдагы елда берничә мең баланы мәгълүмати технологияләргә өйрәтү мөмкинлеген булдырачак. “Санлы икътисад өчен кадрлар” федераль проекты өлкәннәрнең дә, яшь буынның да белемен арттыруга булышлык итәчәк.

Быел 1 мең бала – Яндекс-Лицей, 900 бала IT-академия курсларын узачак. Өстәвенә, 500 бала заманча компьютер технологияләрен, робот техникасын өйрәнәчәк. Балаларны шулай ук башка проектлар буенча да укырга кабул итәчәкләр.

Республикабызда өлкән яшьтәгеләрнең дә белемнәрен үстерәчәкләр. Тугыз меңнән күбрәк студентны санлы икътисад өлкәсе буенча әзерләп чыгару күз уңында тотыла. Республикада өстәмә белем бирү кысаларында кешеләргә төрле эш алымнарын өйрәтәчәкләр. 

Татарстан Республикасы хәзергесе вакытта “Санлы икътисад” илкүләм проектын, шул юнәлештәге биш федераль проектны гамәлгә ашыру буенча алдынгы төбәкләрнең берсе булып тора.

 Проект кысаларында 2019 елда “Шәхси санлы сертификатлар” программасы буенча бер мең кеше белемен арттырган. Биш йөздән күбрәк дәүләт хезмәткәре CDO программасы буенча квалификациясен күтәргән, 500 кеше “Акыллы шәһәр” программасы буенча укыган.  

Татарстан халкының 2024 елга кадәр санлы икътисад өлкәсендәге белемен арттыру, санлы хезмәтләрне кулланырга өйрәтү максаты куелган. Сәләтле яшьләргә ярдәм итү өчен махсус программа һәм проектлар тормышка ашырылачак.

фото: Татар-информ/Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев