1 февраленнән федераль ташлама алучы райондагы 2666 кешенең айлык акчасы 4,9 процентка индексацияләнде.
(Тәтеш, 5 февраль, «Тәтеш таңнары»). РПФның Тәтеш районы Идарәсе белгечләре мәгълүматлары буенча, РФ Хөкүмәте Карары (№ 73, 28.01.2021 ел) нигезендә 2021 елның 1 февраленнән федераль ташлама алучы райондагы 2666 кешенең айлык акчасы 4,9 процентка индексацияләнде. Күрсәтелгән түләүләр составында социаль хезмәтләр җыелмасы (СХҖ) индексацияләнде.
Шулай итеп, 1 февральдән СХҖ бер айга 1211 сум 66 тиен тәшкил итә, шул исәптән: дарулар белән тәэмин итү – 933 сум 25 тиен; санаторий-курортта дәвалану – 144 сум 37 тиен; шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәр транспортында дәвалану урынына бару һәм кайтуга – 134 сум 4 тиен. Җирләүгә социаль пособие күләме ТРда февраль аенда 4,9 процентка арттырылды, хәзер ул 6424,98 сум тәшкил итә.
Нет комментариев