Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аларның казанышлары турында бөтен район беләчәк

Тәтештәге “Башаккай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр педагоглары белән берлектә район гәҗите редакция­сендә булды.

(Тәтеш, 14 июль, "Тәтеш таңнары", Мария Храмова, Галина Таҗетдинова фотосы ). Тәтештәге “Башаккай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр педагоглары белән берлектә район гәҗите редакция­сендә булды.

Кунакларны каршылау һәрвакытта күңелле, сабыйларны күрү – икеләтә шатлык. Редакция бинасы шау-шулы авазларга тулды, әйтерсең лә бал кортлары чәчәкләрдән нектар җыя. “Тәтеш таңнары” хезмәткәрләре гәҗит җибәрә торган киеренке көн булуга карамастан, аларны җирле матбугат белән таныштырырга вакыт тапты.

Баш мөхәррир Инга Сәфәрова сабыйларга гәҗитнең тарихы, биредә нинди бәйгеләр үткәрелүе турында сөйләде, җирле матбугатка инде йөз ел булуын хәбәр итте. Яшь тәтеш­леләр редакциянең һәрбер бүлегендә булды, анда алар хәбәрчеләр, версткалаучылар, тәрҗемәче, корректор һәм башка хезмәткәрләрнең эше хакында белделәр. 

Балалар мәктәпкә укырга баргач, тирән белем алырга, спорт, иҗат белән шөгыльләнергә вәгъдә иттеләр, шул чакта аларның казанышлары гәҗит битләрендә бастырылачак һәм районда яшәүчеләрнең барысы да аларны беләчәк, ә якыннары ихластан горурланачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев