Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алдакчылар гражданнарның ышанучанлыгыннан ничек байый

Яшь шәһәрле ханым телефон аша хәзерге гадәти бер алдакчылык төренә тап булып, йөз мең сумга якын акчасыннан колак каккан.

(Тәтеш, 20 гыйнвар, "Тәтеш таңнары"). Узган елның декабрь ахырында Тәтеш районы эчке эшләр бүлегенә 1979 елгы тәтешле үзенә 97500 сум зыян китерүләре хакындагы гариза белән мөрәҗәгать иткән. Аңа 13 ноя­брьдә таныш түгел кеше шалтыраткан һәм үзен банкның куркынычсызлык хезмәткәре буларак таныштырып, аның исеменә теркәлгән кредит картасы белән Архангельск өлкәсендә акча алырга омтылуларын хәбәр иткән. Хатын-кызга якындагы банкоматка барып, кредит картасыннан акчасын алырга һәм шуны үзләре тарафыннан әйтелгән банкныкы булмаган кредит оешмасының исәп счетына салырга киңәш иткән. 

Ышанучан шәһәрле әйткәннәрне үтәп, картасыннан акчасын алган һәм аларны күрсәтелгән счетка күчергән. 17 декабрьдә аңа кредит түләргә дип СМС-хәбәр килгән, ул шул чакта гына акчасын алдакчыларга күчергәнлеген аңлап алган.
Җинаять эше кузгатылган.

Мондый төрдәге җинаятьләрне булдырмый калу өчен:
• таныш түгел кешеләргә бернинди очракта да шәхси мәгълүматларны хәбәр итмәгез, хәтта алар банк хезмәткәре булып таныштырса да;
• банклардан счет белән мәшәкатьләр булу турында мобиль оператордан хәбәр килгән вакытта да үзегезнең банкка рәсми номер буенча һичшиксез яңадан шалтыратыгыз  (уңайлы булсын өчен телефон китабына банк номерын язып алыгыз) һәм кирәкле мәгълүматларга төгәллек кертегез. Банк мәгълүматларны беркайчан да шул рәвешле сорамый;
• шалтыратучының инструкциясе буенча бернинди операцияләр ясамагыз. Картаны саклар өчен барлык операцияләрне чынбарлыктагы банк хезмәткәре үзе эшли;
• сөйләшүне шунда ук туктатыгыз. Банк хезмәткәре сездән беркайчан да карта яки интернет-банк мәгълүматларын ­сорамый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X