Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча Уполномоченный Гүзәл Удачина Тәтеш районына планлы эш визиты белән килгән вакытта авыр тормыш хәлендә булган гаиләләр, тәрбиягә бала алган гаиләләр, районыбызның балигълык яшендә булмаучыларның хокукларын үтәү, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларны укыту шартлары буенча оештырылган эшләрне анализлады.
(Тәтеш, 26 март, "Тәтеш таңнары", Инга СӘФӘРОВА (автор фотосы)). Гүзәл Любис кызы белән бергә районга ТР прокуроры урынбасары Олег Дәминов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, балигълык яшендә булмаучылар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина килде.
Эшлекле сәфәр барышында районда балигълык яшендә булмаучыларның хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү уздырылды, документлар анализланды, балигълык яшендә булмаучылар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча муниципаль комиссиянең киңәйтелгән утырышы, Байраш мәктәбендә һәм Тәтештәге 1нче урта мәктәптә очрашулар булды.
“Республикабыз районнарына баруның максаты – бала хокукларын үтәү өчен җаваплы барлык муниципалитет ведомстволарның эшен анализлау, килеп туган проблемаларны чишүдә ярдәм итү, – дип уртаклашты бала хокуклары буенча Уполномоченный. – Үткәрелгән эшне яхшыртырга һәм анда формализмга юл куймаска кирәк”.
Делегация алга таба инклюзив белем бирүне кертүгә, иҗтимагый тәрбиячеләрнең ролен көчәйтүгә, авыр тормыш хәлендә булган гаиләләр белән эшләгән вакытта ведомствоара үзара булышлыкка аерым игътибар бүлеп бирде.
“Бала хокукларын үтәү өчен җавап бирүче районның барлык хезмәтләре – социаль яклау органнары, мәгариф, медицина, мәдәният, прокуратура, полициянең эше – гаиләнең ярдәмгә мохтаҗлыгын иртәрәк ачыклау һәм алга таба шундый гаиләләргә ярдәм күрсәтү, шулай ук тирәнтен профилактик эшләр үткәрү дә бик әһәмиятле, – дип басым ясады Гүзәл Удачина, балигълык яшендә булмаучылар эше буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында катнашучылар алдында ясаган чыгышында. – Гаиләнең җитешсезлеге – бу ятимлекнең төп сәбәбе, 80 процентка якын диярлек ятим – әти-әниләре ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән балалар”.
Комиссия утырышында әлеге тема буенча сөйләшү һәм анда катнашучыларның фикерләрен алмашу булды.
“Тәтеш районында бала хокукларын үтәү өчен җаваплыларга бүген без алга таба эшләрен камилләштерү өчен киңәшләр бирдек”, – дип йомгаклады сүзен Гүзәл Любис кызы, районга делегация килгән вакытта очрашулар булдырылган мәктәпләрнең укытучыларына һәм җитәкчеләренә тырыш хезмәтләре, эшне яхшы оештырганнары, киң күңеллелекләре өчен рәхмәт белдереп.
ТРда бала хокуклары буенча Уполномоченныйның Интернет-кабул итүе: rtdety.tatarstan.ru.
Нет комментариев