Җәмгыять

Алиментны турыдан-туры балага ­күчерергә мөмкинме?

Сорарга телим!

(Тәтеш, 8 февраль, “Тәтеш таңнары”).Алиментны турыдан-туры балага ­күчерергә мөмкинме?
Андрей В.

Тәтеш районы прокуратурасы аңлатма бирә: “Ата-ананың ризалыгы яки суд карары буенча, алиментларны (аның бер өлешен) балага турыдан-туры, шул исәптән аның банктагы счетына күчереп була. 

Әгәр ата-ана алиментлар түләү тәртибе турында үзара килешенгән икән, аларга әлеге килешүне раслау өчен нотариуска мөрәҗәгать итәргә кирәк. Нотариаль килешенүдә ата-аналар, мәсәлән, алиментның бер өлешен икенче ата-ана карамагына бирү (баланы тәрбияләүгә), ә бер өлеше турыдан-туры баланың счетына күчерелүен билгели ала. Моның белән беррәттән, алиментлар түләү турындагы килешү ике якның үзара ризалыгы буенча нотариаль рәвештә теләсә кайсы вакытта үзгәрергә мөмкин (РФ Гаилә кодексының 99нчы – 101нче ­маддәләре).

Алимент түләргә йөкләнгән ата-ана таләбе буенча, һәм балаларның мәнфәгатеннән чыгып, суд түләнергә тиешле алиментларның балигъ­лык яшенә җитмәгән бала исеменә банкта ачылган счетка акчаны 50 проценттан да артык күчермәү хакында карар чыгарырга хокуклы (РФ Гаилә Кодексының 60нчы маддәсе 2нче пункты).
Алимент алына торган ата-ана моның өчен судка алиментлар түләү турындагы карарны, алиментлар алу турындагы карар кабул итүгә башкару тәртибен үзгәртү хакында гариза бирә.

Балигълык яшендә булмаучыларның счетына алиментның бер өлешен күчерү турында суд кабул иткән карарны, шул исәптән, алиментлар алучы ата-ана тиешле рәвештә башкармаган очракта, аларның баланы тәэмин итеп торуга, тәрбияләүгә чыгымнар буенча бурычлары һәм шул ысул белән аның тулысынча үсешенә җитәрлек матди тәэмин итү дәрәҗәсен суд карары башкарырга мөмкин (Россия Федерациясе Югары Суды Пленумы карарының 33нче ­пункты (№ 56, 2007 елның 26 декабре).   
 


Нет комментариев