Барлык хокук бозулар буенча административ материаллар кузгатылды, гаеплеләр җаваплылыкка тартылды.
(Тәтеш, 1 октябрь, «Тәтеш таңнары»). Алкоголь һәм спирт кушылган продукцияләр әйләнеше өлкәсендәге хәлләр ТР Хөкүмәте контрольлегендә. Тәтеш районында агымдагы елның 8 ае эчендә мобиль төркем тарафыннан алкоголь продукцияләрнең законсыз әйләнешен ачыклау һәм аңа чик кую буенча гамәлдәге законның 16 хокук бозу очрагы ачыкланды, 108 литрдан артык шундый продукция алынды. Барлык хокук бозулар буенча административ материаллар кузгатылды, гаеплеләр җаваплылыкка тартылды.
Нет комментариев