Ана капиталы программасы 2026 елга кадәр озайтылды
Ана капиталы сертификатын акчага әйләндерү һәм сату закон тарафыннан рөхсәт ителми.
(Тәтеш, 21 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”) РПФның Тәтеш районы Идарәсе
мәгълүматлары буенча, 2020 елда сабыйлары туган теләсә кайсы гаилә ана капиталы
төрендәге дәүләт ярдәме алуга хокуклы.
Аның күләме тәшкил итә:
2020 елда туган яки тәрбиягә алган, бер баласы булган гаиләләр өчен 483 881,83 сум (әгәр гаиләдә икенче бала туса, 155 550 сум кушыла);
2007дән 2019 елга кадәр туган яки тәрбиягә алынган ике балалы гаиләләр өчен 483 881,83 сум;
2020 елда икенче сабыйлары туган гаиләләр өчен 639 431,83 сум (шулай ук өченче һәм аннан соң туган балага, әгәр элек ана капиталына хокук булмаса).
2020 елның апрель уртасында баласы туган гаиләләргә сертификат автомат рәвештә рәсмиләштерелә. Сертификат бирү турындагы белдерү кәгазе РПФ сайтының шәхси кабинетына яки дәүләт хезмәтләре порталына җибәрелә.
Ана капиталын кредитны каплау өчен дә файдаланырга мөмкин. Гаиләдәге кредит рәсмиләштерелгән кешегә, кредит буенча беренче взнос түләүне кертеп, ана капиталы белән кредитка торак сатып алуга һәм төзүгә түләү турында банкта гариза бирергә була.
2018 елда балалары туган, керемнәре бер кешегә ике яшәү минимумыннан ким булган гаиләләр ана капиталын ай саен алуга хокуклы.
Ана капиталы сертификатын акчага әйләндерү һәм сату закон тарафыннан рөхсәт ителми.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев