Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Антенна сайлау

Заманча кабул итү җайланмасы турында алдан ук кайгырткан тамашачылар санлы 20 һәм алай гына да түгел, телеканал кабул итә алачак.

(Тәтеш, 17 октябрь, "Тәтеш таңнары"). Санлы эфир сигналын тоту өчен бүлмә яки тышкы яктагы антенна кирәк. Әгәр сез телебашня янындарак яшисез икән, ул чакта зур булмаган бүлмә антеннасы да ярый. Андый антенна ярдәмендә авылда, дачада, телебашнядан ерак башка  урыннарда сыйфатлы сигнал тоту җиңел булмаячак яки бөтенләй дә мөмкин булмая­чак. Андый урыннар өчен тышкы антенналар яхшырак туры киләчәк. Мондый антенна бинадан тыш – тәрәзәнең тышкы ягында, балконда урнаштырыла. Тоту антеннасын сайлаган вакытта  үзегез яшәгән каттагы төзелеш һәм ландшафтның нык­лыгын исәпкә алырга кирәк. 

Кабул итә торган антеннаны якындагы тапшыру станция­ләре ягына юнәлтү зарур. Сезгә якында гына нинди телебашня бар икәнлеген карта.ртрс.рф сайтыннан карарга мөмкин.

Безнең районда аналог  һәм санлы эфир  телевидениесен  кабул итәр өчен дециметрлы 
диапазондагы антенна да ярый. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X