Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Җавапка тартылганнар рейдлар намуссыз сатучыларны ачыклаган.

    ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан 2020 елның 20 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр ТР территориясендә янгынга каршы аерым тәртип кертелүе турында карар кабул ителде, янәшәсендә пиротехник әйберләр куллану тыела торган объектларның исемлеге расланды.

    (Тәтеш, 21 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан 2020 елның 20 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр ТР территориясендә янгынга каршы аерым тәртип кертелүе турында карар кабул ителде, янәшәсендә пиротехник әйберләр куллану тыела торган объектларның исемлеге расланды.

    ТР Дәүләт янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Денис Сафиуллин хәбәр иткәнчә, пиротехник әйберләргә РФ законында билгеләнгән сертификатлар (туры килү турындагы декларация), рөхсәт ителмәгән пиротехник әйберләрне һәм продукцияләрне сатуны ачыклау һәм аңа чик кую буенча районда билгеләнгән вакытларда полиция хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар уздырылган.

    Пиротехник әйберләрне сатуның фаразланган урыны буенча 25 рейдта пиротехник әйберләрне тиешсез урында сатуның 3 очрагы ачыкланган. Дүрт граждан РФ АХБ кодексының 20.4нче маддәсе 2нче өлеше буенча, гомуми суммасы 6 мең сумга административ җаваплылыкка тартылган. “Кешеләрнең күпчелеге бәла-каза аларны читләтеп үтәр дип уйлый, ләкин бу һәрвакытта да алай булып чыкмый, – ди Денис Сафиуллин. – Янгын ялгышлыкларны кичерми. Үзегезне һәм ­якыннарыгызны саклагыз”.   

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: