Авыл җырлаган чакта
Келәш авылында талантлы кешеләр күпме? Бик күп! Авыл мәдәният йортында гына да 2 музыкаль коллектив эшли, аларда 25 кеше җырлый.
(Тәтеш, 10 сентябрь, Тәтеш таңнары).
“Келәш егетләре” һәм “Хатирә” җырчылары көндәлек тормыштагы шәфкать туташлары, пенсионерлар, фермерлар, укытучылар, җитәкчеләр, ә гармун уйный башлагач, аларның һәркайсы артистка да әверелә.
“Келәш егетләре” ансамблендә унбер ир-егет, шуларның иң яшенә – Фаил Җиһаншинга – егерме, иң өлкәненә – Рушан Садыйковка 59 яшь.
– Безнең музыкаль коллектив шактый яшь әле. Берничә ел элек мәдәният йорты каршында Айрат Копетдинов җитәкчелегендә шундый ук исемдәге ансамбль эшләде. Әмма ул Буага күченгәч, коллектив таркалды. “Келәш егетләре”нең яңа составы дүрт ел эшли, – ди ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Рәшит Галимов.
Хатыны Гөлчәчәк Садретдин кызы “Хатирә” (яңа состав, беренче состав 25 ел җырлаган) хатын-кызлар ансамбле җырчыларының берсе һәм аның сәнгать җитәкчесе булып тора. Галимовлар гаиләсендә җыр-моңны бигрәк тә яраталар! Сүз уңаеннан, ир-атлар коллективында аларның уллары Рәмис тә җырлый. Келәштә күп кенә гаиләләр: ирле-хатынлы Галимовлар, Нотфуллиннар, Садыйковлар ансамбльләрдә җырлыйлар.
“Хатирә” ансамбле – ундүрт авыл кызы өчен үзләренең иҗади сәләтләрен тормышка ашыру урыны. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, коллективның барлык җырчылары – “Ак калфак” җирле бүлеге вәкилләре, алар җырлап кына калмыйча, татар халкының гореф-гадәтләрен саклап, аларны үсеп килүче буынга тапшырырга тырышалар.
– Кечкенә чакта мин авыру бала идем, бары тик җыр аркасында исән кала алганмын, дип уйлыйм. Һәрвакыт һәм һәр җирдә җырларга яратам, ә коллектив белән бергәләп репетицияләргә йөрү һәм чыгышлар ясау безгә, авыл халкына, берләшергә, күтәренке рухта булырга ярдәм итә, – ди Сания Борһанова.
Миләүшә Вәлиева да аның сүзләре белән килешә.
– Җырлап яшәү җиңелрәк һәм күңеллерәк, җырлаганда барлык мәшәкатьләр онытылып тора. Безнең авылда матур җырлаучы чибәр хатын-кызлар шулкадәр күп! Шуңа күрә дә авыл яши һәм яшәячәк, – дип билгеләп үтә ул.
– Бездә барысы да бер-берсен беләләр. Кемдер җырлый, кемдер бии, кемдер музыка уен коралларында уйный, шуңа күрә кешеләрне ансамбльләргә үзебез чакырабыз. Гаилә хәлләре аркасында, кичләрен репетицияләргә йөрисе килмәгәнгә баш тартучылар да бар, – дип уртаклашалар ирле-хатынлы Галимовлар.
Ир-егетләрдән һәм хатын-кызлардан торган коллективлар репетицияне аерым-аерым ясыйлар. Кышын ешрак очрашырга туры килә, ә җәен авыл кешеләренең мәшәкатьләре күп. Җирлектәге бәйрәмнәрдә, иҗат отчетлары кысаларында җырлыйлар икән, ә “Хатирә” ансамбле Казанда чыгыш ясап, “Дуслык әйлән-бәйләне” бәйгесендә икенче урынны алган.
– Тормыш, балалар, авылыбыз турындагы халык һәм авторлык җырларын башкарабыз. Хатын-кызлар ансамбленең иң яраткан җыры “Очрашу”. Гадәттә репертуарны мин сайлыйм, аннары Сания Ибраһим кызы белән киңәшләшәм, чөнки ул һөнәре буенча музыка укытучысы. Аннары җырны коллективка тәкъдим итәбез. “Келәш егетләре” өчен дә җырларны мин табам. Рәшиткә тыңлатам. Ул берникадәр вакыт уйлый һәм еш кына минем белән килешә, – дип сөйли Гөлчәчәк Садретдин кызы.
Музыкаль коллективлардагы үзешчәннәр җырлап кына калмыйча, берничә ел дәвамында авылның мәдәният йорты каршында эшләп килүче театрда да уйныйлар. Күптән түгел генә артистларның иганәчеләр ярдәме белән сәхнәгә чыкканда кияргә яңа костюмнары барлыкка килгән. Кыскасы, авыл халкы өчен яңа тормыш башлана: төзекләндерелгән мәдәният йортын файдалануга тапшырырга әзерләнәләр.
– Кешеләр дә артыр дип ышанып калабыз, – диделәр очрашуга йомгак ясап Галимовлар.
Кем белгән, бәлки бик тиздән Келәш авылы мәдәният йортында тагын бер, өченче ансамбль барлыкка килүе турында да ишетербез әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев