Җәмгыять

Авыл зур гаиләләр белән нык

ТАССРның 100 еллык юбилей елы башында Югары Тарханда бер сабый якты дөньяга аваз салды, ел азагына тагын берәү көтелә.

(Тәтеш, 10 июнь, "Тәтеш таңнары").  Авылның мәдәният йорты директоры Раиса Никитина уртак­лашканча, бу зур шатлык, чөнки авыл балалар булганда җанлана.

“Безнең иң зур Комсомол урамында түбәнтарханлыларның берьюлы өч буыны гомер кичерә, аларның өченчесе булып кечкенә Тимофей туды да инде, – дип сөйли Раиса Васильевна. – Нәсел башлыгы Юлия Николаевна Ананьева 80не узды, ул гомер буе колхозда эшләде, ире танылган комбайнчы иде”. 

Леонтьевлар гаиләсе – нәсел шәҗәрәсенең киләсе “тармагы”. Зинаида туган авылында 30 елдан күбрәк шәфкать туташы булып хезмәт куйган, авылдашлары белдерүенчә, аның холкы алтын, ире колхозда токарь булган.

Уллары Денис Килдештә туып-үскән кызга өйләнгән һәм Надежданы әти-әнисе йортына алып кайткан. Озакламый яшь гаиләдә кызлары Ульяна якты дөньяга туган, ә хәзер инде уллары Тимофей. Денис уртак­лашканча, алар тату яши: ата-аналарының һәр киңәшләрен тыңлап, барысын да бергәләп эшлиләр, ә әби белән бабай онык­ларына сөенеп туя ­алмыйлар.

Дөрес, эшкә башка өлкәгә йөрергә туры килә икән,  шулай да яшьләр барысына да өлгерә – уңайлы булсын өчен торак шартларын да яхшырталар, мал-туар, кош-кортны да карап-ашатып торалар. Авыл кешеләре күршеләренә ярдәм итүдән баш тартмый икән. Мисалга, күршеләре, 80 яшен узган Вера Фоминаны “шефлыкка” алганнар – бәрәңгесен утырталар, эшкәртәләр, йорт янындагы үләннәрен чабалар, коймасын төзекләндерәләр.

“Авыл шундый гаиләләр белән нык, бездә яшьләр күбрәк булсын иде, димәк, балалар да була дигән сүз”, – дигән теләген җиткерде Бессоново җирлеге җитәкчесе Юрий Врясов.  
 


Нет комментариев