Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Авылда яшәгәнлеккә өстәмә” турында

Районда авыл җирлекләре гражданнарының отчет җыелышлары барган вакытта сала халкы безнең гәҗит хәбәрчеләренә матбугат басма аша “авылда яшәгәнлеккә өстәмә” турында тулырак итеп язуыбызны үтенеп мөрәҗәгать итте.

(Тәтеш, 12 февраль, «Тәтеш таннары»). Әлеге уңайдан РПФның Тәтеш районы начальнигы Ирина Большакова  аңлатма бирә: “Авыл хуҗалыгы производствосында эшләгән гражданнарга 2019 елдан түләүләр 25 процентка артты, әмма бу һәркемгә дә кагылмады. Пенсия артымына билгеләнгән түләү (сүз ике төр пенсия – картлык буенча иминият һәм инвалидлык буенча иминият турында бара) авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел хезмәт куйган эшләмәүче пенсионерларга тиеш. Аграр белгечләрнең исемлеге 500дән күбрәк һөнәр ияләре, авыл хуҗалыгы предприя­тиеләре, колхозлар, үсемлекчелек, терлекчелек, балык­чылыкның барлык төре белән шөгыльләнүче фермерлык хуҗалыклары хезмәткәрләреннән тора. Боларга шулай ук машина-трактор станцияләре, колхозара оешмалар, авыл хуҗалыгы артельләре керә.

Акча артымы гади эшчәннәргә генә түгел, шулай ук җитәкчеләргә дә, инженер гидротехниклар, җир үлчәүчеләр, энергетиклар кебек шундый белгечлектәге вәкилләргә дә кагыла. Иң мөһиме, аларның эш урыны авыл хуҗалыгы предприятиесе булсын.

Игътибарны юнәлтәсе килгән тагын бер ягы бар. Артым билгеләнгән түләүне авыл җирлегендә даими рәвештә яшәүче гражданнар ала. Әгәр пенсионер авыл торак пунктында теркәлгән һәм бу аның пенсия эшендә чагылдырылган булса, яшәү урынын расларга кирәкми. Ә инде әгәр пенсионер шәһәрдә теркәлеп, чынлыкта авылда яшәсә һәм пенсияне банк счетыннан алса, ул чакта аңа пенсия фондына яки күпфункцияле үзәкнең дәүләт хезмәтләренә гариза бирү юлы белән яшәү урынын ел саен дәлилләп торырга туры киләчәк. Әгәр пенсия чынлыктагы яшәү урыны буенча поч­та белән китерелсә (авыл җирлегендә), ә банк счетыннан түгел, ул вакытта яшәү урынын расларга кирәк түгел.

“Авыл” өстәмәсе пенсиягә акчалата чагылышта 1333 сум тәшкил итә, ягъни билгеләнгән түләүдән 25 процент, ул 2019 елның 1 гыйнварыннан 5334 сумга җитте. Ләкин шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 3нче төркем инвалидлык буенча пенсия алучыларның якынча суммасы 667 сум тәшкил итә. “Авыл” өстәмәсе билгеләү хокукыннан районда 1420 пенсионер файдаланды”. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X