Җәмгыять

Азык-төлек куркынычсызлыгы турында

Гамәлдәге закон нигезендә ярма декларацияләнергә тиеш.

(Тәтеш, 22 ноябрь, "Тәтеш таңнары). 
“Дәүләт кирәк-яраклары өчен ярма сатып алган вакытта аларның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын рас­лаучы документлар булу зарур. Сынау беркетмәләре кушымтасы белән Таможня берлеге турындагы декларация шундый документ булып тора, ул шуның нигезендә теркәлә”, – дип искә төшерә ТР буенча Россельхознадзор Идарәсе дәүләт инспекторы Раил Әбүзәров.  

Моннан тыш, җитештерүчене һәм ярманы төргәкләүчене, аның буенча эшкәртелгән ярманың норматив документын (ГОСТ, ТУ), ярманың сор­тын, төрен һәм санын, эшләп чыгарылган датасын, төргәкләү датасын билгеләргә мөмкинлек бирүче капчыкка тегелгән марка ярлыгы булу мәҗбүри. 

Тагын да тулырак мәгълүмат алу өчен ТР буенча Россельхознадзор Идарәсенең фитосанитар күзәтчелеге, ашлык һәм орлыкчылык сыйфатына күзәтчелек бүлегенә 8(843) 277-69-26 телефоны буенча яки Идарәнең shn.tatarstan.ru сайтына мөрәҗәгать итәргә кирәк.


Нет комментариев