Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Азык әзерлиләр, уңыш булдыралар

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре хәбәр иткәнчә, 18 июльгә 13350 тонна печән әзерләнгән, шул исәптән хуҗалык терлекләренә 4850 тонна, шәхси йортлар өчен – 8500, сенаж – 33100 тонна.

(Тәтеш, 19 июль, "Тәтеш таңнары"). Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре хәбәр иткәнчә, 18 июльгә 13350 тонна печән әзерләнгән, шул исәптән хуҗалык терлекләренә 4850 тонна, шәхси йортлар өчен – 8500, сенаж – 33100 тонна. 

Район буенча бер шартлы малга 15 центнер азык берәмлеге хәстәрләнгән. “Колос”, “Бакырчы”, “Авангард” хуҗалык­лары берьеллык үләннәрне (борчак, арпа, солы катнашмасы) җыеп алуны тәмамлады. Йөз центнердан артык яшел масса уңдырышлылыгы 5 көн эчендә 5000 тонна салынган. Әлеге эш “Родина”, “Татарстан” авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә төгәлләнү алдында. “Новая Заря”, “Нур”, “Р. М. Заһидуллин”, “Агро-Союз”, “Ш. И. Хөсәенов” хуҗалыклары  берь­еллык үләннәрне җыюны дәвам итә.

“Содружество” һәм “Новая Заря” аграрийлары туфракның уңдырышлылыгын арттыруны кайгыртып, 95 һәм 50 гектар мәйдандагы сидераль пар җиренә донник чәчүне башкардылар. “Колос”та 250 гектар мәйдандагы җиргә горчица чәчтеләр, бу 1 гектарга 20 тонна ашламага тиң черемәле тирес кертүгә тигезләшә.

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре 940 гектардагы картайган күпьеллык үләннәрне шушы ук максатларда сөрде. Пар кырларына көзге иген культураларын чәчүгә җир әзерләү дәвам итә, 8,8 мең гектары икенче тапкыр эшкәртелде. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X