Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Бала турында искә төшер – алиментларны түлә” акциясе старт алды

Татарстанда Татарстан Республикасы буенча суд приставлары Федераль хезмәте Идарәсенең ел саен уза торган “Бала турында искә төшер – алиментларны түлә” акциясе старт алды.

 (Тәтеш, 24 февраль, “Тәтеш таңнары”).“Акция алиментлар буенча бурычларны алу нәтиҗәлелеген арттыруга, йөкләнгән бурычларны үтәмәү нәтиҗәләре хакында белдерүгә, булган бурычларны ирекле рәвештә түләүгә йогынты ясауга юнәлтелгән”, – дип билгеләп үтте бүлек начальнигы – районның суд приставы бүлегенең Тәтеш районы өлкән суд приставы Андрей Наумов.  

Бурычларны алу өчен гамәлдәге закон нигезендә берничә төр чара кулланыла: милеккә арест салу һәм алу, хезмәт хакыннан акча тотып калу һәм банкта булган акчаны алуга мөрәҗәгать итү, милекне теркәүне тыю, РФ чикләреннән ары чыгуны чикләү, транспорт йөртү хокукын чикләү. Хезмәт тарафыннан шулай ук административ һәм җинаять йогынтысындагы чаралар кулланыла.

Белешмә 
Бүгенгесе көндә башкаруда Тәтеш районы кешеләренә карата балигълык яшендә булмаган баланы тәрбияләргә алиментлар алу буенча 100 башкару производствосы бар, шуның 24е – хатын-кызларга карата. 2020 ел эчендә 5 административ беркетмә тутырылган, 3 җинаять эше кузгатылган.     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X