Җәмгыять

Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Дипломы белән бүләкләнде

Безнекеләрне бел.

(Тәтеш, 8 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).
 Алена Старостина җитәкче­ле­ген­дәге “Авсень” фольклор ансамбле башкарган “Ой ты, зимушка-сударушка” җыры “НА БИС” Халыкара конкурс-фестиваленең жюри әгъзаларында сок­лану уятты, ул “ХХI гасыр кешеләре” хәйрия фонды ярдәмендә Санкт-Петербургта узды.
Балалар сәнгать мәктәбе “Халык ансамбле” номинациясендә II дәрәҗә лауреат Дипломы белән бүләкләнде. 

Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Лиана Гомәрова “Сәнгать осталары” SFORZANDO методик эшләр I рес­публика конкурсының I дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнде. “Минем Тәтеш” җыры “Иң яхшы авторлык иҗаты” номинация­сендә иң яхшысы дип ­танылды.
 


Нет комментариев