Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Балаларны сөендереп, уңайлы шартлар булдыралар

Олы Тархан балаларының хыялы чынга ашкан – хәзер аларның шугалаклары бар.

(Тәтеш, 30 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Олы Тархан мәктәбе директоры Расих Шагаев мәктәп янындагы хоккей тартмасы районыбыз башлыгы Рәмис Сафиуллов булышлыгы ярдәмендә эшләп куелды, дип билгеләп үтте.

Олытарханлылар әй­түенчә, булачак шугалакны урнаштыруда, ремонтлауда районның спорт мәктәбе коллективы, район башкарма комитеты яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Сергей Павлушин ярдәм иткән. Олы Тархан урта мәктәбе коллективы тарт­мачыкны матур төсләргә буяп куйган. “Татарстан” агрофирмасы хезмәткәрләре, Ирек Дульдиев җитәкчелегендәге җирлектәге янгын сүн­дерүчеләр шугалакны су сибеп катырдылар”, – дип уртаклаштылар ­олытарханлылар.

“Мәктәп ишегалдындагы шугалактан менә инде берничә атна шатлык­лы тавышлар ишетелеп тора: шугалак балалар белән һәрчак тулы! Ата-аналар үзләренең балаларына тимераяклар сатып алырга ашыгалар, балалар аларны бер-берләренә биреп торалар. Укучылар көндез, дәрестән соң, өйгә бирелгән биремнәрне эшләр өчен өйләренә ашыгалар һәм янә дуслары белән вакытны файдалы уздыру өчен шугалакка ашкыналар. Мондый кышкы ял балаларга шатлык өсти. Яшьләр, һәрвакытта да профессиональ рәвештә булмаса да, ә бары тик күңелләре яратканга, үзләренең сәламәтлекләрен чыныктыру өчен спорт белән шөгыльләнергә тиешләр”, – диде Расих Интал улы.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев