Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баланы карау буенча отпуск хезмәт стажына керәме?

Сорарга телим

(Тәтеш, 16 февраль, “Тәтеш таңнары”). 

Баланы карау буенча отпуск хезмәт стажына керәме?

Тәтеш районы прокуратурасы аңлатма бирә: “Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 256нчы маддәсе нигезендә, баланы тәрбия­ләү буенча отпуск вакытында хезмәткәрнең эш урыны (вазифасы) саклана. Моның белән беррәттән баланы карау буенча отпуск гомуми һәм өзеклексез хезмәт стажында, шулай ук белгечлек буенча эш стажында исәпләнә (вакытыннан алда картлык буенча иминият пенсиясе билгеләнү очрагыннан тыш). 
Билгеләп үтәргә кирәк, баланы тәрбияләү буенча отпускны ана, шулай ук ата кеше, әби, бабай, башка туганнары яки тәрбиягә алучылар, баланы карауны фактта тормышка ашыручылар тарафыннан тулысынча яисә өлешчә файдаланып була ала.     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X