Барыннан да бигрәк – иминлек
Район хакимиятендә райбашкарма комитет җитәкчесе Аркадий Семенычев рәислегендә юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды.
(Тәтеш, 15 июнь, “Тәтеш таңнары", Лина Тихонова). Район хакимиятендә райбашкарма комитет җитәкчесе Аркадий Семенычев рәислегендә юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды.
Тәтеш автомәктәбе директоры Александр Колсанов комиссия әгъзаларын учреждениенең эшчәнлеге белән таныштырды.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Тегулев шәһәрдә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча уздырылган чаралар хакында җиткерде, Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәмис Фаризов район буенча үткәрелгән эшләр турында мәгълүмат бирде.
Утырышта шәһәрдә, аеруча да үзәк урамнарда тукталыш урыннары җитмәү мәсьәләләре тикшерелде.
Аркадий Семенычев автомәктәптә укыган гражданнарга шоферлык таныклыгын комиссия утырышында яки автомәктәп бинасына күчмә комиссия оештырып, тантаналы рәвештә тапшыру тәкъдимен кертте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев