Баш акушер-гинекологы татарстанлыларга коронавирусның йөклелек чорына йогынтысы турында сөйләячәк
Әңгәмәнең темасы «Киләчәк турында кайгыртып: вакцинация һәм ана булу» дип билгеләнгән.
(Тәтеш, 23 июнь, "Тәтеш таннары"). Бүген, 23 июньдә, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер-гинекологы Татьяна Шиһабетдинова Instagram соцчелтәрендә Татарстанның Covid-19 таралуга каршы көрәш буенча оператив штабы битендә туры эфир кунагы булачак.
Эксперт йөклелек чорында коронавирусның тәэсире, балага узарга планлаштырганда вакцинация сроклары һәм хатын-кыз организмына прививканың йогынтысы турында сөйләячәк.
Әңгәмәнең темасы «Киләчәк турында кайгыртып: вакцинация һәм ана булу» дип билгеләнгән. Модератор булып Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева чыгыш ясаячак. Онлайн-трансляция 11.00 сәгатьтә башлана.
Эфир Татарстанның Covid-19 таралуга каршы көрәш буенча оператив штабы (@stopcovid19.tatarstan) һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы — (@minzdravrt) аккаунтларында узачак.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/22-06-2021/tabib-tatarstanlylarga-koronavirusny-y-klelek-choryna-yogyntysy-turynda-s-yl-yach-k-5827738
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев