“Башаккай”да искиткеч хезмәткәрләр эшли
Балалар бакчасына бер яшьтән алып 7 яшькә кадәрге 86 сабый йөри.
(Тәтеш, 21 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”, Татьяна Кузнецова). “Башаккай”да экологик тәрбия – өстенлекле юнәлешләрнең берсе.
Егерме биш урынга исәпләнгән “Башаккай” ясле-бакча 1974 елның 30 августында ачылган. Төрле яшьтәге балалар бер төркемгә йөргән, бина мич белән җылытылган, суны коедан ташыганнар, ризыкны учхоз ашханәсендә пешергәннәр. Сабыйлар раскладушкаларда йоклаганнар, аларны төркемнәрдә дә, коридорда да рәт белән тезеп куйганнар. Вакытлар узу белән, әлбәттә, кискен рәвештә яңа бина төзү турындагы мәсьәлә килеп баскан, һәм 2014 елның 12 сентябрендә сабыйлар беренче тапкыр ике катлы балалар бакчасына аяк баскан.
“Бездә тугыз педагог эшли. Зур хезмәт стажлы тәҗрибәле тәрбиячеләр Наталья Тимофеева, Мөслимә Хөсәенова, Елена Левинаны билгеләп үтәсе килә. Яшь хезмәттәшләре дә алардан калышмыйлар”, – дип сөйли балалар бакчасы мөдире Ольга Похлебкина.
“Башаккай” педагоглары ел саен һөнәри бәйгеләрдә, зона семинарларында, киңәшмәләрдә катнашалар, республика күләмендә югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Олимпиадаларда, иҗади конкурсларда җиңгән сабыйлар да балалар бакчасының горурлыгы булып тора.
Мәктәпкәчә яшьтәгеләргә экологик тәрбия бирү “Башаккай”ның эшендә соңгы вакытларда өстенлекле юнәлешләрнең берсенә әйләнгән. Педагоглар һәм балалар көче белән видеохостингта “ЭКОлосок ТВ” экология каналы булдырылган. Сабыйлар һәм педагоглар замананың экология кебек, шундый мөһим проблемага нинди мөнәсәбәттә булулары хакында сөйлиләр һәм афәтне туктату өчен нәрсәләр эшләргә мөмкин булуын күрсәтәләр.
“Эко-мәктәп/Яшел әләм” халыкара программасында без икенче ел катнашабыз. Безнең балалар бакчасы ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы Дипломы белән билгеләп үтелде, “Экояз-2019” бәйгесендә районда беренче урынны алды. Без 2019 елда “Балалар бакчасында иң яхшы һөнәри юнәлеш проекты” республика бәйгесендә җиңдек. “Күңелле каблучок” хореография коллективының да җиңүләр саны ел саен артып тора”, – дип уртаклаша уңышлары белән Ольга Сергеевна.
Коронавирус пандемиясе белән бәйле балалар бакчасының да тормышы үзгәреш кичергән, әлбәттә: хезмәткәрләр тарафыннан профилактика һәм инфекцияләрне кисәтү буенча барлык чараларны үтәү мәҗбүри булып тора. Биналар җилләтелә, дезинфекцияләнә (рециркуляторлар һәм кварцлы лампалар кабызыла), йогышсызландырыла торган эремәләр белән эшкәртелә. Тәрбиячеләр “Иминлек минутында” сабыйлар белән “Кулларны нигә еш юып торырга кирәк”, “Үзеңнең йогышлы авырулардан ничек сакларга” һәм башка темалар буенча сөйләшүләр алып баралар.
Тәрбия барышында ата-аналарның да мөнәсәбәте хакында әйтмичә калдырырга ярамый: алар моңарда тулысынча катнашучылар булып торалар. Алар актив, иҗади, үз сабыйларына һәрвакытта ярдәм итәргә тырышучы, тәрбиячеләрнең киңәшләрен тыңлаучы кешеләр.
рәсемдә: Тәрбияче Ләйсән Каюмова балалар бакчасы сабыйлары белән рәсем дәресе алып бара./
ФОТО: “БАШАККАЙ” БАЛАЛАР БАКЧАСЫ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев