Бөек шагыйрьне хөрмәтләделәр
Келәш авылы башлангыч мәктәбе – балалар бакчасында бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көне билгеләп үтелде.
– Без аны шигырь бәйрәме итеп оештырдык, – дип хәбәр итә педагоглар. – Шагыйрьнең авыр балачак еллары искә алынды. Тукай әсәрләрен әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез укып үскән булса, хәзер аны без яратып укыйбыз. Чөнки аларны укыган саен укыйсы килә. Алар җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телгә мәхәббәт тәрбияли.
Укытучылар әйтүенчә, бәйрәмгә әкият герое – Шүрәле килгән. Балаларга язучының әсәрләре буенча кроссворд чишкәннәр, уеннар уйнаганнар. Сания Борһанова Тукайның тормышында булган кызыклы хәлләргә тукталган.
– 3нче сыйныф кызлары бик матур итеп “Бишек” җырын җырладылар. Бәйрәмне укытучы апалары башкаруында “Туган авыл” җыры, кызлар башкаруында “Умырзая” биюе тагын да матурлады, – диделәр Келәш мәктәбе мөгаллимәләре. – Шигырь бәйрәменә өлкән буын кунаклары атказанган мәдәният хезмәткәре Нәбиуллина Луиза Тимерхан кызы (ул 45 ел китапханәче булып эшләде), авылыбызның шагыйрәсе Җәләлиева Галиябану апа килде. Алар үзләре язган шигырьләрен укыдылар. Бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев