Бакырчы китапханәчесе Хәмдия Әхсәнова авыл мәктәбендә ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәргән.
(Тәтеш, 30 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”, Сания Сәмигуллина).
Мәктәп укучылары әңгәмә барышында Татарстанның төп тарихи вакыйгалары, төрле милләт халыкларының мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм республикабызның хәзерге вакыттагы яңарышы, үсеше хакында үз белемнәрен тулыландырганнар.
“Әлеге чараларның максаты – балаларда туган илебезгә карата ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү. Алар яшьтән үк моны белеп, аңлап үсәргә тиешләр”, – дигән фикердә мәдәният хезмәткәре.
Нет комментариев