Беренче төндә үк аларны бомбага тотканнар
Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Данилова Богдашкино авылында туган, әмма кызга дүрт яшь булганда алар гаиләсе Ивановкага күченгән.
Унөч яшендә үк Анна өлкәннәр белән беррәттән печән чабарга йөргән, ә Бөек Ватан сугышы башланганда аңа унсигез яшь тулган һәм тормышы гомерлеккә “аңа кадәр” һәм “аннан соң”га бүленгән.
Көз һәм кыш көне ул окоплар казыган, җәй һәм язын печән ташыган, урман кискән.
– Шундый дәһшәтле суыклар иде, ә өстемдә фуфайка да чабата гына. Туң җирне казып чыкканчы, кич җитә иде. Иртән киләсең – җир тагын ярты метрга каткан була, – дип искә ала торган булган Анна Федоровна.
Ул 1943 елның җәендә печәннән кайткач, өйдә повестка күргән: икенче көнгә үк хәрби комиссариатка барырга кирәк булган. Дус кызы белән бергә Тәтешкә юл тоткан, медицина комиссиясен үткән һәм: “Иртәгә сугышка”, – дигән сүзләрне ишеткән. Дус кызын өйдә калдырганнар, ә Анна Казанга, яңа чакырылганнарны сугышырга өйрәтә торган урынга җибәрелгән. Биредә алар землянкаларда кышны чыкканнар һәм хәрби хезмәтне үзләштергәннәр.
Анна Федоровна зенит-артиллерия полкының пулеметчысы булган. Сугыш тәмамланганнан соң күп еллар үткәч тә ул пулеметны ничек сүтәргә һәм җыярга кирәклеген хәтерләгән. Чын сугышны ул фронтка барып җиткәнче үк күргән: дошман авиациясе хәрби эшелонга һөҗүм иткән. Ә аларны Житомир өлкәсендәге кечкенә бер шәһәрчеккә алып килгәч, беренче төндә үк бомбага тоту башланган.
– Бер көн тыныч үтә, икенчесе, ә өченчесендә тагын бомбага тоталар. Җир гөрселди, һәркайда ут. Күз алдында снаряд безнең радист кызны өзгәләп ташлады, без аны кисәкләп җыйдык, тик башмаклары гына калган иде, – дип сөйләгән ветеран.
Анна Федоровна башта I Украина фронты, аннары I Белоруссия фронты составында сугышкан. Польшада концлагерьда булган. Анда күргәннәре хәтерендә гомерлеккә уелып калган:
– Безгә әсирләрне яндырган биш тимер мичне күрсәттеләр. Меңләгән кеше сөякләре өелгән зур чокырны, шулай ук... кеше мае тутырылган мичкәләрне күрдек. Безне мунчага да алып керделәр, анда әсирләрне башта юганнар, ә аннары газ камерасына алып барганнар. Мондый нәрсәне оныту мөмкин түгел, – дигән ул.
Җиңүне Анна Федоровна Польшада каршылаган. Бу көннең ул барлык вак-төягенә кадәр хәтерендә саклаган:
– Табыннар кордылар, гармун уйнады. Кешеләр еладылар да, көлделәр дә, хәтта бөтенләй таныш булмаган кешеләр белән кочаклаштылар. Бу коточкыч сугышның барлык михнәтләре артта калуына ышанып та булмый иде.
Өенә ул Варшавадан кайткан. Сугыштан соң кабат колхоз, кабат урман кисү. Вакытлар узу белән Анна Федоровна гаиләсе белән Тәтешкә күченгән, берничә ел Төньякта эшләгән.
Аның тарихы – сугыш турындагы хикәя генә түгел. Бу Җиңүнең бәясе, сыналулар аша үтеп, йөрәгендә игелекне саклап кала алганнарның рух куәте турында искә төшерү. Һәм без бу тарихларны хәтерләгәндә, буыннар бәйләнеше саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев