Редакциягә Киртәле авылында яшәүче Татьяна Титова шалтыратты.
– Ирем Леонид Степанович белән без, авылдашларыбызның күбесе кебек, гомер буе колхозда, ул инде юк, хезмәт куйдык. Безнең җирдә авыл хуҗалыгы эшчәнлеген хәзер Сергей Владимирович Полянских җитәкчелегендәге “Агро-Союз” авыл хуҗалыгы предприятиесе гамәлгә ашыра. Өлкәннәр көне уңаеннан ул безнең өчен сюрприз әзерләгән булып чыкты – безгә бүләккә 10ар килограмм шикәр комы, 10ар килограмм он китерделәр, өстәвенә теләк буенча безгә пай өчен ашлык та бирделәр. Өстәп шунысын да әйтәсе килә, бүләкләрне оешмалары инде гамәлдә булмаган пенсионерлар да алды. Шунысы сөендерә: бәйрәмдә хуҗалыкның кайгыртучан җитәкчесенең игътибарыннан Киртәле авыл җирлегендәге бер генә өлкән кеше дә читтә калмады, андыйлар бездә йөздән күбрәк. Аңа киң күңеллелеге һәм юмартлыгы өчен әҗер-савабын да өеп бирсен, – дип уртаклашты Татьяна Михайловна.
Нет комментариев