“Безнең теләк – нинди дә булса файдалы эшләр башкару”
25 гыйнвар – Россия студентлары көне (Татьяна көне).
(Тәтеш, 25 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”).
Студент тормышы – гомернең иң матур һәм күңелле вакыты. Бу уку гына түгел, кешеләр белән танышу, дуслар табу да. Студентлар
советы инициативалы, сәләтле һәм җаваплы студентларның үзенчәлекле көч-куәт чыганагы булып тора.
– Безнең авыл хуҗалыгы техникумында студентлар үзидарәсе актив студентлар төркеменнән тора, алар яңалыкны өйрәнергә һәм танып белергә, алган белемнәрен һәм күнекмәләрен җәмәгать тормышында кулланырга һәрвакыт әзерләр. Никита Шадрин, Александр Лихоманов, Адель Павлушин активлык һәм иҗади сәләтләрен күрсәтеп, республика фестивальләрендә һәм форумнарында берничә тапкыр катнаштылар, – ди директор урынбасары Валентина Козлова студентлар турында. – Яшьләр анда проект эшчәнлегенә зур кызыксыну күрсәтеп, безнең уку йортын лаеклы тәкъдим иттеләр. Тренинглар барышында эшләнгән күнекмәләрне яшьләр төрле чаралар оештырганда кулланалар. “ТАХТ миссы” конкурсы яхшы итеп әзерләнелде һәм үткәрелде.
“Студентлар язы” фестивалендә тамашачыларда зур кызыксыну уяткан жанр буенча төрле иҗади номерлар тәкъдим ителде. Активистлар тарафыннан оештырылган чираттагы чара – ачык һавада чыршы янындагы Яңа ел тамашасы югары дәрәҗәдә узды. Яшьләрнең заманча фикерләве, аларга яңа ел әкиятен сәхнәләштерүдә, бәйрәм кәефе булдыруда ярдәм итте. Студентлар волонтерлык эшеннән, уку йорты тормышында актив катнашудан ләззәт алалар.
– Безнең теләк – үзебезнең техникум өчен нинди дә булса файдалы эшләр башкару. Чаралар оештыру, студентларда килеп туган проблемаларны хәл итү, барлык вакыйгалардан хәбәрдар булу һәм төрле чаралар оештыруда үзебезнең дә катнашу. Без оештыру эшендә тәҗрибә һәм техникумның күңелле, мавыктыргыч тормышыннан онытылмас тәэсирләр алабыз! – ди Никита Шадрин.
фотоны Никита Шадрин тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев