Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Битлек-перчатка режимы көзгә кадәр дәвам итәчәк

    Марина Патяшина битлек-перчатка режимы чикләү чараларын йомшартуның бөтен этапларында сакланачагын әйтте.

    (Тәтеш, 26 май, "Тәтеш таңнары"). Битлек кию режимы көзгә кадәр дәвам итәчәк. Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә шулай дип хәбәр итте.

    Ул битлек-перчатка режимы чикләү чараларын йомшартуның бөтен этапларында сакланачагын әйтте. «Бер айдан барыбыз да битлек һәм перчаткаларны салачакбыз дип фаразлап булмый. Көзгә кадәр шушы режимда яшәргә туры киләчәк, перчаткасы булмаса да, битлек кию мәҗбүри», — диде Марина Патяшина.

    Аның сүзләренчә, вирус бөтенләй теркәлми башлагач кына, перчатка, битлекне салырга була.

    фото: pixabay.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: