Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бәяне күрсәтелгән кәгазьгә караганда, кассада күбрәк түләдем

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эксперт-белгече Елена Сазонова җавап бирә:

(Тәтеш, 22 март, «Тәтеш таңнары»). 

“Киштәдән ташламалы бәя куелган товарны алам, ә кассада аны башкача итеп, кагыйдә буларак, тагын да югары бәядән бастырган чак­лар еш очрый. Борчылам, әлбәттә, һәм “бәя кәгазен алыштырырга онытканбыз, эш күп”, “ә менә компьютерда шулай чыга” һәм башка күп төрле җавапларны ишетергә туры килә. Мине алдаганнарына авыр тәэсирләр, күңелдә ачу хисләре кала”, – дип шалтыратты редакциягә үзен Диләрә дип таныштырган авыл кешесе. 

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эксперт-белгече Елена Сазонова җавап бирә:
–     Үзенең кулланучылар хокукларын бозу белән очрашкан һәркемгә, теләсә нинди очракта да, моны бернинди чарасыз калдырмаска киңәш итәбез. Бу вакытта сез товарны үзегезгә бәя кәгазендә күрсәтелгән бәядән сатып алуны таләп итәргә тулысынча хокук­лы. Сатучы дөрес сайлау мөмкинлеген тәэмин итүче товар турындагы кирәкле һәм мөһим мәгълүматны (шул исәптән, аның бәясе хакында) сатучыга закон (“Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы Россия Федерациясе законы, 10нчы маддә) буенча аңлаешлы итеп җиткерергә тиеш. Сатып алына торган барлык яки берәмтекле товарның бәясе махсус кәгазьдә күрсәтелергә тиеш. Бәя кәгазе ачык оферта булып тора, ягъни документлаштырылган тәкъдим итү бар. Сатучы товарны офертада күрсәтелгән бәя буенча сатып алучыга сатарга тиеш. 

Әгәр сез шундый хәлгә юлыксагыз, ул чакта кибет администраторына мөрәҗәгать итәргә һәм аңа законны бозу турында хәбәр итәргә, товарны бәя кәгазендә күрсәтелгәнчә сатуны таләп итәргә тиеш. Мөмкинлек булганда бәя кәгазен дәлил сыйфатында фотога төшереп алыгыз.
Бәхәсле хәлне җайга сала алмаган очракта, ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенә яки ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә гариза белән мөрәҗәгать итегез, шуңа бәя кәгазенең һәм чекның фотосын беркетегез. Күрсәтелгән хокук бозу сатучыны административ җаваплылыкка җәлеп итү өчен нигез булып тора.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев