Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Быел "Безнең ишегалды" программасы буенча меңнән күбрәк ишегалды төзекләндерү ниятләнә

Татарстанда ишегалларын төзекләндерү буенча эшләр бара

(Тәтеш, 7 июль, "Тәтеш таңнары"). "Безнең ишегалды" республика программасы буенча эшләр Татарстанның дүрт йөздән артык ишегалдында башланды, дип хәбәр иткән оештыручылар "Татар-информ"га.

Татарстандагы ишегалларында төзелеш эшләре бара", - диелә хәбәрдә.

Быел программа буенча 1080 ишегалды төзекләндерү ниятләнгән. Алар "Төзекләндерү картасы"на төшереләчәк. Татарстанның утыз өч районында эшләр бара.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан оештырылган "Безнең ишегалды" программасын гамәлгә ашыру вакыты өч елдан биш елга кадәр озайтылды. Программага юллар,  тротуарлар ясау, эскәмияләр, урналар урнаштыру, балаларга уен комплекслары ясау, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар булдыру керә.

Казанлылар кичә "Безнең ишегалды" программасы буенча төзекләндерелгән ишегалды буйлап Рөстәм Миңнеханов өчен экскурсия үткәрде. Ишегалдына куаклар, яшь агач үсентеләре утыртылган, газоннар җәйгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев