Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чектан башка сатып алмагыз

Чектан башка әйбер сатып алырга ризалашмагыз.

(Тәтеш, 8 август, "Тәтеш таңнары"). 2019 елның 1 июленнән товар белән сәүдә итүче, хезмәтләр күрсәтүче  барлык эшкуарлар һәм оешмалар исәп-хисап ясаганда касса аппаратын кулланып, касса чегы бирергә иешләр. 

Чектан башка әйбер сатып алырга ризалашмагыз. Әгәр сатучы чек бирми икән, димәк, ул канунны боза (салымнардан кача яки тиешсез товар белән сәүдә итә).
Чек – сатып алуны дәлилли, ул гарантияле хезмәт күрсәтү яисә товарны кире кайтару өчен кирәк. Күрсәтелгән хезмәтләргә түләү фактын чек белән раслауны, белем бирү һәм медицина хезмәтләре өчен сарыф ителгән сумманың кире кайтарырга мөмкин булган 13 процентын алуны җиңеләйтә. “Сатып алучы касса чегын алып, “ФСХ чекларын тикшерү” мобиль кушымтасы ярдәмендә үзе белән ясалган исәп-хисапның салым хезмәтенә күчерелгәнме икәнлеге турындагы мәгълүматны тикшерә ала. Әлеге кушымта шулай ук чекларны электрон төрдә алырга һәм сакларга, аларның легаль булуын, сатучының намуслылыгын тикшерергә мөмкинлек бирә”, – дип хәбәр итә салым инспекторы Раилә Низамиева.     
фото: архив/Аванград

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев