Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Чикләүләрне үтәмәгән һәм колониягә озатылган

    Тәтеш районы прокуратурасы элек хөкем ителгән 42 яшьлек тәтешлегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.

    (Тәтеш, 22 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Суд аны РФ Җинаять кодексының 314.1нче маддәсенең 2нче өлешендә каралган җинаятьне (затның үзенә карата суд тарафыннан билгеләнгән административ күзәтчелекне, административ чикләүләрне берничә тапкыр үтәмәве) ­кылуда гаепле дип ­таныган.

    “Ир-ат 2020 елның 21 мартыннан 7 сентябренә кадәрге вакытта, административ күзәтчелектә булганда, суд тарафыннан үзенә билгеләнгән йөкләмәләрне берничә тапкыр бозган: төнге вакытта яшәү урынында булмаган һәм полиция бүлегенә теркәлергә килмәгән. Шуның өчен ул берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылды, шулай да ир-ат административ күзәтчелек таләпләрен бозуны дәвам итте. Суд гаеплене кырыс тәртиптәге төзәтү колониясендә тоту белән 8 айга ирегеннән мәхрүм итте. Хөкем карары законлы көченә керде”, – дип хәбәр итәләр прокуратурадан. 
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: