Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дуңгызларның африка чумасын (ДАЧ) булдырмауны кисәтү мөһим

Районның баш ветеринария табибы Рәмис Гарипов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә.

(Тәтеш, 19 июль, "Тәтеш таңнары", Михаил Гордеев). Районның баш ветеринария табибы Рәмис Гарипов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә: “Хөрмәтле гражданнар! Сезнең игътибарны йорт терлекләрен асрауның санитар-ветеринария кагыйдәләрен катгый үтәүгә, профилактик чаралар уздыруга, шулай ук дуңгызларның африка чумасының җирлектә таралуын вакытында бетерү кирәклегенә юнәлтәсе килә. ДАЧ  – вируслы чир, ул чиктән тыш кискен, көчле, сирәк кенә хроник һәм күп үлемгә китерә торган буларак тасвирлана. Дуңгызларның африка чумасы белән яшенә, токымына бәйле булмаган  йорт һәм кыргый дуңгызлар чирли. Кешеләр гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янамый.

Физик һәм химик йогынтыга чиктән тыш нык булган вирус ДАЧны таратучы булып тора, ул термик эшкәртү ясалмаган дуңгыз итеннән әзерләнгән азык-төлектә саклана (тозлы һәм дымлы ысул белән ысланган азык әйберләрендә, дуңгызларга азык итеп бирелә торган ризык  калдыкларында). Сәламәт терлекләргә чир йогу вирустан зарарланган азыктан, түшәлгән салам, тирес, үләксәдән һәм чалынган терлекләрнең продуктларыннан (ит, ит ризыклары, кан), шулай ук талпаннар аркылы күчәргә мөмкин. Зарарлану һәм клиник билгеләре барлыкка килү арасында 2дән 22 тәүлеккә кадәр вакыт узу ихтималы бар. Чир кискен булган вакытта терлекләр көтмәгәндә үлә яки чирнең беренче билгеләре: тән температурасы күтәрелү (41-42 градус), сулыш ешаю һәм тире кызару барлыкка килгәннән соң, 1-3 көн дәвамында үлем күзәтелә. Терлекләрнең тире капламының төрле урыннарында җиңелчә генә басканда агармый торган шәмәхә-кызыл таплар барлыкка килергә мөмкин. Чирне дәвалау һәм профилактикалау өчен чаралар әлегә юк. Үлемнең 100 процентка җитү ихтималы да бар”.


ДАЧ барлыкка килүнең сәбәпләре 
Җәмәгать туклануы пунктларыннан (юл буйларындагы кафелар, шашлык ясау урыннарында һәм башкалардан) дуңгызларга пешеп җитмәгән азык калдыклары ашату еш кына ДАЧ очкыннары китереп чыгаруга сәбәпче булып тора. Дуңгызларның африка чумасын йоктыруның башка чыганаклары дип санала: чалу калдыклары, кыргый кабаннардан чи ит чималы калдыклары, азык катнашмасы һәм ашлык продуктлары, шулай ук төрле дәрәҗәдәге сәүдәчеләрдән һәм РФның башка субъектларындагы төбәкләрдән килгән машиналардан сатып алынган яшь терлекләр. Кырлардагы уңышны җыеп алганнан соң калган кукуруз белән дуңгызларны ашаткач, чирләү очраклары билгеләнгән, чөнки андый кырларда кыргый кабаннар йөрергә ярата, һәм урман читендәге чабылган үлән азыгында ДАЧ очраклары булу  теркәлгән.


ДАЧ барлыкка китерүне кисәтү чаралары
Районның ветеринария берләшмәсе белгечләре түбәндәге кагыйдәләрне үтәү кирәклеге турында искә төшерә:
1. Зоогигиена нормалары һәм дуңгызларны асрау кагый­дәләре таләпләрен үтәргә, азыкларны дуңгызлар чире буенча имин территориядән сатып алырга һәм ашатыр алдыннан аларга термик эшкәртү үткәрергә;
2. Дуңгызлар асрала торган урыннарга дезинфекция һәм дезинсекцияләрне (тышкы паразитларга каршы эшкәртү) даими уздырырга, азыкларны саклау һәм әзерләүне тәэмин итәргә;
3. Хуҗалыкларның ябык төрдә эшләвен тәэмин итәргә (дуңгызларны тышкы киртәләрдә асрамыйча, шул исәптән дуңгызларның башка хайваннар – чит-ят дуңгызлар, башка терлекләр, киек кошлар, җәнлекләр белән бәйләнешенә юл куймаска, этләр һәм мәчеләр вирус йөртүчеләр булырга мөмкин), дуңгызлар асрала торган урыннарга чит-ят затлар керүгә юл куймаска;
4. Алып китү өчен имин урын булуын раслаучы ветеринария озату-документларыннан башка дуңгызларны сатып алмаска, яңа сатып алынган дуңгызларны – дәүләт ветеринария учреждениеләрендә һәм авыл хакимиятләрендә теркәргә;
5. Ветеринария белгечләре тарафыннан дуңгызларга яхшы сыйфатлы хезмәт күрсәтүне тәэмин итәргә (чирләргә каршы вакцинацияләр һәм кирәкле клиник тикшерүләр үткәрергә, вакыт-вакыт терлекләрнең тән температурасын үлчәп ветеринария тикшерүләрен тормышка ашырырга, чалуны махсус сугым урыннарында яки ветеринария белгече катнашында сугым пунктларында башкарырга);
6. Терлек үләксәләрен, аларны асраудан чыккан калдык­ларны һәм эшкәртмәләрне чүплекләргә, юл буйларына ыргытмаска;
7. Кыргый кабаннар йөри торган урман аша агучы инеш­ләрдәге һәм кечерәк елгалардагы суны терлекләргә эчерү өчен файдаланмаска.

Исегездә тотыгыз, дуңгызларның африка чумасы белән көрәшүдә ветеринар-санитария кагыйдәләрен бозган өчен, гамәлдәге канун тәртибендә каралганча, гаеп­леләр җавап­лылыкка җәлеп ителәчәк. Әгәр сезгә РФның ветеринария законын бозу фактлары билгеле булса, “Тәтеш дәүләт ветеринария берләшмәсе” ДБУга 8(84373) 2-87-74 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне үтенәбез.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев рәислегендәге Тәтеш муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында муниципалитет территориясендә ДАЧ таралуны кисәтүне оештыру мәсьәләләрен тикшерделәр. 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев