Тәтеш районы прокуратурасы хәбәр итә: Федераль закон (№ 377-ФЗ 22.11.20021 елдан) тарафыннан РФ Хезмәт кодексының 68нче маддәсенә үзгәрешләр кертелде.
(Тәтеш, 24 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
Тәтеш районы прокуратурасы хәбәр итә: Федераль закон (№ 377-ФЗ 22.11.20021 елдан) тарафыннан РФ Хезмәт кодексының 68нче маддәсенә үзгәрешләр кертелде.
Эшкә кабул итү элек хезмәт килешүе нигезендә чыгарылган боерык (күрсәтмә) белән рәсмиләштерелә иде.
Әмма агымдагы елның 22 ноябреннән үзгәрешләр булу нигезендә, эшкә кабул итүне бары тик хезмәт килешүе белән генә, эшкә кабул итү турындагы боерык (күрсәтмә) бастырмыйча да, рәсмиләштерергә мөмкин.
Шулай да эш бирүче боерык (күрсәтмә) рәсмиләштерергә тели икән, ул моны эшли ала. Мондый документның эчтәлеге хезмәт килешүе шартларына туры килергә тиеш.
Нет комментариев