2022 елның 1 июленнән эшкуар-ларның бер өлеше өчен яңа махсус салым тәртибе эшли башлады.
(Тәтеш, 21 июль, “Тәтеш таңнары”).
Салым хезмәте вәкилләре район эшкуарлары, авыл җирлекләре башлыклары һәм бухгалтерия хезмәте вәкилләре белән очраштылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Гасимов җыелучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. ТР буенча Россиянең 3нче санлы федераль салым хезмәте районара инспекциясе начальнигы урынбасары Лилия Гайнетдинова укыта торган семинарның максатын һәм бурычларын билгеләп үтте.
– Салым законында үзгәрешләр булды. Россиядә бүгенге көндә тәҗрибәләр үткәрелүе – шундый мөһим мизгелләрнең берсе. Мәскәүдә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстанда 2022 елның 1 июленнән яңа салым тәртибе кертелде. Ул микрокомпанияләрне һәм шәхси эшкуарларны исәп-хисаптан, иминият взносларыннан азат итә. Бу кече бизнесны оптимальләштерүгә кагылышлы әһәмиятле мәсьәлә, – дип басым ясады Лилия Рафаил кызы.
Оператив контроль бүлеге начальнигы Илшат Биккениев салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы (ССАГС) турында сөйләде.
– ССАГСга күчкән салым түләүчеләргә декларацияләр тапшырырга, мәҗбүри түләүләрне түләргә кирәкми, программа барысын да үзе эшли, – дип ассызыклады Илшат Таһир улы.
Ул “пилот”ның әлегә бары тик яңа бизнеста гына таралуын: беренче ярты елда яңа тәртипнең эшләнешен нибары яңа предприятиеләр генә сайлый алуын, һәм моны алар теркәлгәннән соң 30 көн дәвамында эшләргә тиешлеген аңлатты. Гамәлдәге оешмалар ССАГСны инде 2023 елның 1 гыйнварыннан файдалана алачак.
– Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы шәхси эшкуарларга, биш кешедән артмаган һәм еллык кереме 60 миллионнан артып китмәгән оешмаларга исәп тотып эшләнелгән. Моннан тыш, оешмаларның-катнашучыларның төп акчаларының калган бәясе 150 миллион сумнан да артык булмаска тиеш. Ягъни микрокомпанияләрнең фәкать бер өлеше генә кертелгән тәртипнең максатчан аудиториясе булып тора. Гамәлдәге закон буенча, 15 кешегә кадәр хезмәткәре һәм еллык кереме 120 миллион сумга кадәр булган оешмалар микробизнес дип танылалар, – дип аңлатма бирде докладчы.
Хезмәт хакының акчалата түләнми торган төре, шулай ук вәкаләтле банкларның берсендә исәп-хисап счеты булу – яңа тәртипне куллану өчен тагын бер шарт булып тора, чөнки чыгымнар яңа тәртип кысаларында бары тик акчалата түләнми торган исәп-хисапны файдалану белән һәм исәп-хисап счетлары буенча үткәрелгән яки контроль-касса техникасы белән теркәлгән операцияләр белән генә исәпләнәчәк.
Салым түләүчеләр салым салу объектын – 8 һәм 20 процент ставкалар белән “керемнәр” яки “чыгымнар күләменә киметелгән керемнәрне” сайлап ала алалар. Юридик затлар – оешмалар табышына салымнан һәм оешмалар милкенә салымнан, ә шәхси эшкуарлар эшмәкәрлек эшчәнлегеннән кергән табыш һәм физик затлар милкенә салым өлешендә НДФЛдан азат ителәләр. Моннан тыш, ССАГСны кулланучылар НДС (читтән кертелгәннән тыш) түләмәячәкләр. Салым хезмәте вәкилләре игътибарын юнәлткән тагын бер уңайлылык – иминият взносларын һәм салым исәп-хисабын түләүдән азат итү.
Махсус яңа тәртиптә катнашучылар салым декларациясен, иминият кертемнәре, 6-НДФЛ буенча хисапларның күпчелек өлешен, шулай ук керемнәрне һәм чыгымнарны исәпкә алу кенәгәсен алып бармаячаклар.
Залдан сораулар шактый бирелде. Эшкуарларны, мәсәлән, бухучет, “Керем һәм чыгымнар” тәртибен сайлаган салым түләүчеләрдә нинди проблемалар килеп чыгарга мөмкин булуы, банкның моның нигезендә салым һәм башка төр операцияләрне дөрес исәпләячәкме икәнлеге кы-
зыксындырды. Салымчылар барлык сорауларга җавап бирергә тырыштылар, шәхси һәм эштәге элемтә мәгълүматларын биреп, әңгәмәгә һәрчак әзер булуларын ассызыкладылар.
Нет комментариев