Эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре  1 гыйнвардан 6,6 процентка артты
Җәмгыять

Эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 1 гыйнвардан 6,6 процентка артты

Тәтеш районының 6285 эшләмәүче  пенсионерының иминият пенсияләре 2020 елның  1 гыйнварыннан 6,6 процентка артты.

(Тәтеш, 13 гыйнвар, "Тәтеш таңнары").  Тәтеш районының 6285 эшләмәүче  пенсионерының иминият пенсияләре 2020 елның 1 гыйнварыннан 6,6 процентка артты. Аның уртача күләме 900 сум тәшкил итә. 

Аерым пенсия коэффициенты бәясе, аны исәпләү белән иминият пенсиясе билгеләнә, 93 сум тәшкил итә (2019 елда – 87,24 сум). 

6,6 процентка иминият пенсиясе белән бергә аңа билгеләнгән түләү индексацияләнә һәм 5686,25 сум тәшкил итә, дип хәбәр итәләр РПФның Тәтеш районы Идарәсеннән. 
 


Нет комментариев