Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Францияле җырчы һәм композитор Шарль Азнавур вафат

    Быел апрель ахырында Азнавурның Санкт-Петербургта узачак концерты булмый калган, аның хәле репетиция вакытында начарланган.

    (Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). Җырчы һәм композитор Шарль Азнавур 94 яшендә Франциядә үз өендә вафат булган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

    Күптән түгел Азнавур Япония буйлап турнедан кайткан. Шуннан соң ул, кулы сыну сәбәпле, концертларын туктатырга мәҗбүр булган.

    Быел апрель ахырында Азнавур Санкт-Петербургта концертын уздыра алмаган, аның хәле репетиция вакытында начарланган. Икенче көнне Азнавурны Парижга кайтарганнар һәм аның хәле әйбәтләнгән. Россиядәге концерты 2019 елның 9 апреленә күчерелгән булган. Май аенда җырчының кулбашы сынып, хастаханәгә салганнар. Әмма берничә көннән ул хастаханәдән үз теләге белән чыккан.

    Шарль Азнавурның чын исеме – Шанур Вагинак Азнавурян. Ул 1924 елның 22 маенда Парижда туган. Аның әти-әнисе - әрмән эмигрантлары. Шарль тугыз яшеннән - сәхнәдә, җырлый һәм уйный. 12 яшендә беренче тапкыр кинода төшә. Азнавур  - Рей Чарльз, Лайза Минелли, Боб Дилана, Хулио Иглесиа кебек танылган артистлар өчен язылган меңнән артык җыр авторы. Бөек шансонье шулай ук 80 кинолентада төшкән. 93 яшендә Азнавурга Голливудта “Дан аллеясы”нда йолдыз куелган. 
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: