Халыкара гаилә көнендә районыбызның Байраш авылында яшәүче күп балалы Зөлфия һәм Фәннур Сабирҗановлар гаиләсе хакында язарга булдык әле.
(Тәтеш, 15 май, "Тәтеш таңнары"). Әлеге тырыш гаиләдә без, "Тәтеш таңнары" гәҗите хәбәрчеләре, берничә ел элек булган идек.
Ул чакта безне Сабирҗановлар яшь гаилә программасы буенча төзелгән яңа бик матур мәһабәт йортларында кунакчыл каршылаганнар иде.
Гаилә башлыгы - җирлектәге авыл хуҗалыгы фермасында малларны ясалма орлыкландыручы, Зөлфия мәктәптә техник хезмәткәр булып эшли. Өч балалары - ике уллары һәм бер кызлары инде үсеп, буй җиткән. Әлеге тату, тырыш гаилә турында авылдашлары да мактап, хөрмәт белән сөйли.
Тату гаилә уртаклашканча, туган җирдә яшәү, балаларның уңышларына сөенеп, бәйрәмнәрдә түгәрәк табынга бергәләп җыелу иң зур бәхет һәм әйтеп бетергесез шатлык.
Менә шулай матур гомер кичерә Сабирҗановлар гаиләсе, күзләр генә тимәсен. Гаилә - бәхет ачкычы, дип юкка гына әйтми халкыбыз. Бу хак сүзләр.
Матур итеп яшәүче нык гаиләләр районыбызда шактый күп. Алар хакында да язарбыз әле дигән нияттә калабыз.
фотосы: Сабирҗановлар гаилә архивыннан
Нет комментариев