Гаиләдә сабыйлар туу икеләтә шатлык китергән
Җәмгыять

Гаиләдә сабыйлар туу икеләтә шатлык китергән

Тәтеш районында быел беренче тапкыр игезәкләр туу теркәлгән.

(Тәтеш, 30 сентябрь, “Тәтеш таңнары”, Евгений Әхмәдуллин фотосы). Бәхетле әти-әнинең, шәһәрле Наталья һәм Александр Икононовларның, игезәк сабыйлары –  Лев һәм Василиса якты дөньяга аваз салган. 

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов, районыбыздагы матур гадәт буенча, игезәкләрнең әти-әнисенә котлау сүзләре белдереп, гаиләгә ике урынлы бала коляскасы тапшырды.
– Бу бик кирәкле бүләк, –  дип уртаклаштылар ир белән хатын. – Игезәкләр булыр дип уебызда да булмады, белүебезчә, безнең туганнарыбыз арасында мондый очраклар булганы юк иде. Берьюлы ике бала туу безнең өчен көтелмәгән бәхет – икеләтә шатлык булды.


Нет комментариев