Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Галимнәр кайсы кан төркеме инфекциягә каршы тора алмаганын ачыклаган

Вирус инфекциясе вакытында кеше организмының интерферон эшләргә сәләтлелеге кан төркеменнән тора

(Тәтеш, 3 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Галимнәр инфекция йоктыру рискына керә торган кан төркемен ачыклаган. Бу турыда «Экономика сегодня» бизнес-агентлыгына сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

Тикшеренүчеләр мәгълүматлары буенча, вирус инфекциясе вакытында кеше органзмының интерферон эшләргә сәләтлелеге кан төркеменнән тора, ул иммун системасы белән турыдан бәйле.

Интерферон — ул вирус эләксә, бактериаль матдәгә, шулай ук түбән молекулалы химик кушылмага организм күзәнәкләре бүлеп чыгара торган аксым.

Анализ тикшеренүләре буенча иң көчле җавапны IV төркем кан биргән. Мондый кешеләрнең организмында аксым яхшы эшләнелә, бу тикшеренүләрдә катнашкан 92 процент кешедә ачыкланган.

Икенче һәм өченче урында — 80 процент һәм 91 процент нәтиҗә белән I һәм III төркем кан ачыкланган. Ә II төркем кан хуҗаларында интерферон эшләр чыгару сәләте иң түбәне — 60 процент чамасы очракта. Нәкъ менә аларның башка төркем кан хуҗаларына караганда авыруга бирешүчән булуы ачыкланган. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев