Гариза бирүче 1000нән 3000 сумга кадәр акчалата бүләк алырга мөмкин
“Халык контроле” ярдәм итәчәк
(Тәтеш, 24 июнь, "Тәтеш таннары").
– Республикада алкоголь әйләнеше өлкәсендә закон бозу очраклары турында ТР Дәүләт хезмәтләре порталында “Халык контроле” аша хәбәр иткән кешеләргә матди бүләкләр тапшырганнан соң, мондый мөрәҗәгатьләрнең күбәюе күзәтелә.
Исегезгә төшерәбез, алкогольнең легаль булмаган әйләнешенә каршы көрәшкә тәтешлеләр дә кушыла алалар. Моның өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында (uslugi.tatarstan.ru) теркәлергә һәм “Халык контроле”нә хокук бозу турында хәбәрнамәне һәм фоторәсемне җибәрергә кирәк, – ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Тәтеш районындагы белгеч-эксперты Елена Сазонова.
Хокук бозу факты вәкаләтле затлар тарафыннан расланганнан соң, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе кичекмәстән гражданнарга түләүне оештырачак. Анонимлык гарантияләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев