Әниемә карыйм да үземнең бәхетле балачагымны искә төшерәм.
(Тәтеш, 8 март, “Тәтеш таңнары", Мария Бердникова). Ул сеңелем белән миңа гомер бүләк иткән һәм үзен безгә багышлый. Аның йөрәге безне ничек көчле ярата!
Ни аяныч, без кайчакларда үзебезнең гамәлләребез яки кискен сүзләребез белән әнинең хәтерен калдыруыбыз яисә күңелен борчуга салуыбыз хакында уйламыйбыз. Әнинең йөрәген яраламау, аның йөзендә җыерчыклар булдырмау хакында безгә ешрак уйланырга кирәк. Без олыгая барган саен, ул безнең игътибарга һәм яратуга ныграк мохтаҗ була бара. Әнигә карата игелекле һәм назлы булудан оялмаска, хезмәтебез өчен аңа карата сабыр һәм дикъкатьле булырга кирәк.
Без аны шундый ягымлы, ихлас, игелекле, зирәк әни булып, үзебезгә гомер бүләк иткәне өчен яратырга тиеш. Чөнки бу дөньяда никадәрле бала әлеге бәхеттән мәхрүм. Әни минем өчен дустыма, тарафдарыма әйләнде, ул минем кызыксынуларны аңлый һәм хөрмәт итә. Ул аналарча кайгыртып, үз йөрәгенең аңа нәрсәләр искәртүен һәрчак аңлый, һәм ышанычлы киңәшен бирә.
Нет комментариев