Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гражданнарга субсидияләр

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып барган гражданнарга субсидияләр, савым сыерларына, ана кәҗәләргә һәм бер яшьтән зуррак кәҗәләргә субсидияләр, савым сыерларына ветеринария хезмәтенә субсидия­ләр тәкъдим итә (2019 елда бу бердәм субсидия).

(Тәтеш, 14 март, "Тәтеш таңнары"). Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты карары (№ 98, 12.02.2019 елдан) нигезендә, “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына (№ 42, 26.01.2018) үзгәрешләр кертү турында “Татарстан Республикасы бюджеты хисабына агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чаралары турында”гы субсидия бирү ставкалары түбәндәгечә расланды: бер савым сыерына – 2300 сум; ике савым сыерына – бер башка 3300 сум; өч һәм аннан да күбрәк савым сыерына – бер башка 4300 сум. Ана кәҗәләргә һәм бер яшьтән зуррак кәҗәләргә бер башка 500 сум исәбеннән тәкъдим ителә.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, ветеринария хезмәтләренә субсидияләр башлангыч исәп документлары белән расланган шәхси ярдәмче хуҗалыкның фактта башкарылган чыгымнары турындагы мәгълүматлар нигезендә бирелә.

Документлар җыюга һәм шәхси ярдәмче хуҗалык­лардагы савым сыерларына ветеринария хезмәтенә документлар бирү исәбен киметүне җайлаштыру максатында бер баш савым сыерына 500 сум күләмендә 100 процент өстәмә түләүне күз уңында тоткан хезмәтләр күрсәтүгә килешү бары тик җирле үзидарә органына тәкъдим ителә. Әлеге суммадан 300 сумы субсидия төрендә кайтарыла.

Субсидияләрне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча авыл җирлегенең җирле үзидарә органнарына, районның ветеринария берләшмәсенә, Тәтеш муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев