Гыйнвар карсыз һәм суык булса, җәй коры һәм эссе була
Җәмгыять

Гыйнвар карсыз һәм суык булса, җәй коры һәм эссе була

Халык сынамышлары.

(Тәтеш, 30 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Гыйнвар җылы булса, яз соңара. Гыйнвар җылы — март салкын. 

Гыйнвар карсыз һәм суык булса, җәй коры һәм эссе була. 

Гыйнварда кар күп яуса, бураннар еш булса, җәй яңгырлы була. 

Гыйнварның икенче яртысы кояшлы торса, уңыш яхшы була. 

Гыйнварда коры һәм суык булса, язын кар тиз эреп бетә. 

Гыйнвар суык булса, июль коры һәм эссе була.


Нет комментариев