Җәмгыять

И, матур тел... Әткәм-әнкәмнең теле

Туган тел.

(Тәтеш, 28 октябрь, "Тәтеш таңнары", Сания Сәмигуллина).

Тәтештә “Татарча диктант” акциясе 1нче урта мәктәптә узды.

Анда шәһәр мәктәпләре коллективлары, балалар бакчалары, төрле оешмалар, предприятиеләр вәкилләре, укучылар, “Ак калфак” оешмасы иҗтимагыйчылары бердәм рәвештә диктант язды.
“Татар телендә диктан язуда катнашырга бик күп тәтешлеләр теләктәшлек белдерде. Бу аеруча да сөендерде”, – диделәр оештыручылар. 

Бакырчы урта мәктәбендә диктант язу бик оешкан төстә, бәйрәм рухында үтте.
Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты мөгаллимәсе Рәзидә Шәмсетдинова хәбәр иткәнчә, катнашучыларның иң кечесенә – 10, иң олысына 61 яшь булган. Алар арасында җирлек башлыгы Илдар Шәмсетдинов, мәктәп директоры Фәһим Сәлимҗанов, китапханәче, балалар бакчасы мөдире, укытучылар коллективы, техник хезмәткәрләр бар иде. 
“Бөтен дөнья халкына үзебезнең туган телебезне, рухи байлыгыбызны саклап калуыбызны күрсәттек”, – диде Илдар Мәхмүтгәрәй улы. 

Алабирде урта мәктәбенә диктант язарга теләүчеләр шактый булды. 
“Бик тырышып-тырышып татарча диктант яздык”, – диделәр акциядә катнашучылар.

Үтәмеш башлангыч мәктәп-балалар бакчасында төрле буын вәкилләре үзләренең татар телен никадәр яхшы белүләрен диктант язып сынадылар. 
“Соңыннан барыбыз бергә түгәрәк өстәл янына җыелышып фикерләребезне уртаклаштык, берникадәр нәтиҗә ясадык һәм коймак белән тәмләп чәй эчтек”, – дип хәбәр итте Алсу Халикова.

Зур Әтрәч башлангыч мәктәбендә “Татарча диктант” акциясенә мәктәп коллективы гына түгел, авыл аккалфак­лары да кушылды.
“Безнең Әтрәчтә халык саф татар телендә бик матур итеп сөйләшә. Шуңа да диктант язу бер дә читен булмады, бары мәктәп елларын тагын бер кат искә алу кебек тоелды”, – диделәр әтрәчлеләр.

Бидәңге мәктәбендә татарча диктантны бик теләп яздылар. Анда кеше саны гадәттәгедән дә күп булды дияргә мөмкин.
“Мондый акцияләр туган телебезне үстерергә һәм аны онытмас­ка этәргеч булып тора”, – дигән фикерләрен җиткерде ­Бидәңге кешеләре. 

Байрашлылар татарча диктантны язарга авыл мәктәбенә җыелды.
Сыйныфтагы парта артларына утырган төрле буын вәкилләре үзләрен нәкъ тә менә укучылар сыман хис иткәндер, мөгаен. 
“Шулай булмый ни, никадәр еллар узган бит инде. Әмма шулай да татар теленә булган мәхәббәт сүрелмәвен диктантны дикъкат белән язганда әллә кайдан сизелеп торды”, – дип белдерделәр анда катнашучылар. 

 


Нет комментариев