Җәмгыять

Иҗатыгызны күрсәтегез

Татар халкының күренекле шагыйре Габдулла Тукайның 135 яшьлеге уңаеннан районның татар милли-мәдәни үзәге гамәли-кулланма сәнгать бизәлеше һәм рәсем бәйгесе игълан итә.

(Тәтеш, 25 март, «Тәтеш таңнары»). Татар халкының күренекле шагыйре Габдулла Тукайның 135 яшьлеге уңаеннан районның татар милли-мәдәни үзәге гамәли-кулланма сәнгать бизәлеше һәм рәсем бәйгесе игълан итә. 

Кул эшләнмәләрен районның Халыклар дуслыгы йортына (Тәтеш шәһәре, Свердлов ур., 67нче йорт) китерергә, татар һәм рус телләрендә үзегез иҗат иткән шигырьләрне “Тәтеш таңнары”/“Авангард” гәҗитләренә 20 апрельгә кадәр тапшырырга кирәк. Бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала, яшь ­чикләнмәгән.                                                                     0+                                                      
 


Нет комментариев