Киләсе елга рамазан ае 1 мартта башланды.
Җиһанда бөек ай, айларның солтаны булган Рамазан ае хакимлек итә. Ифтар – изге айда күркәм күренешләрнең берсе. Көн дәвамында ризыктан өзелеп торган организмга бәйрәм ясаудан тыш, юмартлыкка, бердәмлеккә дә бер мисал ул.
Олы Тормы авылында мөселманнар өчен ифтар мәҗлесе уздырылу шул юмартлыкның бер дәлиле булды. Тәтеш районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов катнашып, җыелучыларны ураза тотуның әҗер-саваплары турында сөйләде, вәгазьләр укыды.
Тормылылар бу дәрәҗәле ифтар ашыннан бик канәгать калып, һәркем аннан үзенә тәмле ризыклардан тыш, рухи азык та алды. Әлеге мәҗлесне уздыруга ярдәм күрсәткәт "Новая заря " җитәкчесе Хисамов Илһам Ислам улына, әзерләүче кызларга,булышучы егетләргә, катнашучыларга җан тынычлыгы, күңел байлыгы, бәрәкәтле тормыш, бетмәс-төкәнмәс сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез. Тоткан уразалар кабул булсын! Амин!
Кадер кичәсе 26 мартка туры килә. 30 мартта Ураза гаетен билгеләп үтәчәкбез. Корбан бәйрәме исә 6 июньдә булачак.
фото: vk.com/club224216201
Нет комментариев